Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 111 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 32 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 47 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 1 кеше һәлак булган, 2 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 5 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 6 тапкыр, эзләү эшләренә – 2 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр.
28.04.2016 ел 09.19 Лаеш МР, Кышкы тау авылы, Вербная урамы, 24 нче йорт.
Сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән блок контейнерда ут чыга. Мәйданы 2 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1961 елгы ир-ат мәетен табалар.
28.04.2016 ел 13.54 Казан шәһәре, Лядова урамы, 10 нче йорт, 7 нче фатир.
Дүрт катлы күп фатирлы йортта йортта дүртенче каттагы фатирда ут чыга. Мәйданы 40 кв.м. Янгын сүндерүчеләр килгәнче ике ир-кеше коткарыла, 1992 елгы һәм 1954 елгы. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.