Бүген 70 нче Казан мәктәбенең өченче сыйныф укучыларында үзенчәлекле дәрес булды. Бөтенрусия “Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре” ачык дәресе нигезендә ТР ГО һәм ГТХ Уку һәм методика үзәгенең хезмәткәрләре үзләренә мәктәп укучыларын кунакка чакырдылар һәм алар өчен “Спасик һәм аның дуслары” видеофильмын күрсәтеп һәм үзәк музеена барып дәрес үткәрделәр.