ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Биектау районында Калинино авылы янында “Русия коткаручылар берләшмәсе” Русия иҗтимагый оешманың “ВОСТОК России-2016” (Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш зонасы) дигән эзләү кинология расчетларының беренчелеге үтте. Ярышларда 35 Чиләбе, Сыктывкар (Коми Республикасы), Яр Чаллы, Казан, Саров, Уфа, Түбән Новгород, Пермь кинология расчетларын вәкил иткән 9 төркеме катнашкан.

Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Чулпан авылын саклау буенча Түбән Кама отряды аерым пост эшчеләре суда имин тәртип кагыйдәләре, янгын куркынычсызлыгы буенча төшенчәләр белән танышуга юнәлгән профилактик әңгәмә үткәрер өчен “Заречный” мәктәп лагерына килә торган балаларга кунакка килгәннәр. Шундый ук чараны Минзәлә муниципаль районы Югары Тәкермән авылының урта гомумбелем мәктәбе карамагындагы “Родничок” мәктәп лагерында Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Хуңамәт авылын саклау буенча Яр Чаллы отряды аерым пост эшчеләре үткәргәннәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 86 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 16 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 34 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 янгын.  Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 5 янгын, бакча йортында – 2 янгын.


26
июнь, 2016 ел
якшәмбе

9 сәгать 40 минутта “Казан-Шәмәрдән” юлының 86 нчы километрында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килгән. Нәтиҗә буларак, сигез кеше һәлак булган (аларның икесе “ашыгыч ярдәм” машинасында, берсе хастаханәдә үлгән). Урынга Саба һәм Теләче янгын сүндерү һәм коткару гарнизоннарының ике оператив төркеме, ГИБДД һәм ашыгыч ярдәм чыккан.

Коену өчен җайландырылмаган сулыкларда гражданнар коенган очракта җирле үзидарә вәкилләре 1 000 сумнан 1 500 сумга кадәр штраф килеш административ җәза салырга хаклы. Бу йогынты чарасы практикада Татарстан Республикасы Административ җинаятьләр кодексының 3.10 статьясына туры китереп инде кулланыла. Шимбә көне су объектларында иминлек бүлеге инспекторлары полиция, ОСВОД һәм Казан башкарма комитеты вәкилләре белән бергә үткәрелгән рейдта моның турында “кыргый” пляжларда ял иткән казанлыларны кисәттеләр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 75 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 33 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 7 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 2 янгын, печәнлектә - 1 янгын.


25
июнь, 2016 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 73 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 36 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын. 1 кеше һәлак булган.


24
июнь, 2016 ел
җомга

Бөек Ватан сугышы башлануының 75 еллыгы көненә янгын сүндерү хезмәткәрләре, кадет сыйныфлары укучылары һәм ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче отряд ветераннары ТР Алабуга муниципаль районы Тарловка авылында урнаштырылган мемориалга чәчәкләр куйган. Сугыш вакытында Тарловкада санаторий территориясендә Кызыл Армия гаскәрләрен дәвалар өчен эвакуацион госпиталь булган иде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 69 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 29 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 2 янгын.


23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 23 нче июнендә сәгать 18:40 та Яшел Үзән муниципаль районы Олы Ключи, Светлое озеро торак пунктлары районында Robinson R44 вертолеты мәҗбүри утыру ясаган. Борт командиры сүзләреннән вертолет чаңгыларында тора, арт винты һәм редукторы ватылган, үлүче һәм зыян күрүче юк. Вакыйга урынына Биектау районы “Коркачык” аэродромыннан эвакуатор һәм Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының оператив төркеме чыккан. Авиация һәлакәтенең сәбәбе ачыклана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International