Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 89 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 41 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын, бакча йортында  – 1 янгын.  

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар.   Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр,  ДТПга – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.

Казан шәһәре, Павлюхина урамы,  филармония артында, балалар мәйданында.

2009 елгы малай металл констукция арасына башын тыккан була. Коткаручыларга узып баручы хәбәр итә. Коткаручылар тиз арада килеп, махсус коткару җиһазы белән SPS 260-H металл конструкцияне аерып, баланы чыгаралар. Бала ата-анасына тапшырыла.    

Яр Чаллы шәһәре, ГЭС поселыгы, 4а/32 -10.

2007 елгы малай бармагына металл пластина кигән була.  Коткаручылар килеп баланың бармагыннан пластинаны сала.

Казан шәһәреҖиңүчеләр проспекты 34, 59 нчы фатир.

Күршеләр каршыдагы фатирдан сәер ис таралуын сизделәр. Фатир ишеген берсе дә ачмады. Коткаручылар, полиция хезмәркәре барында ишекне ачтылар. Фатирда, 1977 елы ир-ат була, аны тиз арада ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшырдылар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International