Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын, каралтыда  –  2 янгын. 1 кеше һәлак булган.   

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ризыкны пешергән вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  ут төртүдән – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар. 

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар.   Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр,  ДТПга – 2 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.

13.07.2016 ел 08.21 Нурлат МР, Урыс Богдашкино авылы,  Октябрь урамы, 65 нче йорт.

Бер катлы бүрәнәле  торак йортта ут чыга. Мәйданы 90 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1948 елгы ир-ат һәлак була. Фаҗиганең сәбәбе - ризыкны пешергән вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

13.07.2016 ел 09.57 Алексеевск МР, Мурзиха авылы, Кама елгасы.

Җирле халык судан, 1961 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

13.07.2016 ел 13.21 Яр Чаллы шәһәре, Тукай МР, Шильна елгасы.

МЧС коткаручылары 12 июль көнне  батып үлгән, 1968 елгы хатын-кызны эзлиләр. Эзләү эшләре нәтиҗәләр бирмәде. Дәвам итә.    

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә: 

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 

                                                                                                       

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International