Су янында балаларны караучысыз калдырмагыз. Бу һәлакәтләрнең төп сәбәбе

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

2016 елның 14 нче июлендә 13 сәгать 03 минутта Калинино авылында буада 9 яшьлек малай батуы турында хәбәр килде. Малайның мәетен 15 ОФПС хезмәткәрләре һәм ЗПСО № 6 коткаручылары килгәнче җирле торучы чыгарган. Шәһитләр сүзләренчә, бала башка балалар белән буада караучысыз коенган иде. Буа төбе бик ләмле. Малай ләмгә баткан һәм аны су астына тарта башлаган.

Һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерүгә 14 кеше һәм 6 берәмлек техника, шул исәптән ГТХМ нан 8 кеше һәм 4 берәмлек техника, тартылган. 2016 елның коену сезоны башыннан (1 нче июнь) суда 16 яшькә кадәр 7 бала һәлак булган.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

- җиһазландырылмаган урыннарда коенмагыз, анда төп тикшерелмәгән һәм коткаручылар посты юк;

- балаларны караучысыз калдырмагыз, ә бигрәк тә спиртлы эчемлекләр эчмәгез. Игътибар һәм сак булыгыз. Әмма һәлакәт килеп чыкса, ярдәм сорарга озакламагыз;

- кояшта озак булганнан соң суга кермәгез (мускуллар җыерылырга мөмкин);

- таныш булмаган урында чумарга, суда кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә яный торган уеннар уйнарга ярамый, шулай да кабартма матрасларда яисә камераларда йөзәргә һәм судноларга якын килергә кирәкми;

- суүсем күп булган сулыкларда үсемлекләргә тимичә суның өстеннән генә йөзәргә тырышырга кирәк. Куллар һәм аяклар сабакларга кереп буталса, туктап торыгыз (моның өчен “калкавыч” килеш торыгыз, калкып чыгар өчен) һәм алардан котылыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International