14 нче июль эчендә түбәндәге чаралар үткәрелгән:
- күтәреп торучы төзелешләр ватылганына бинаны тикшерү буенча эшләр дәвам ителгән;
- 4 нче һәм 5 нче катлардагы торучыларга коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре алдында документларны һәм иң кирәк булган әйберләрне алып чыгарга рөхсәт бирелгән;
- 41 нче һәм 45 нче фатирлардагы зал бүлмәсенең катлар ара түшәмәсе сүтелә, аннан соң төзелеш чуп-чары чистартыла;
- йортның 41 тәрәзәсе төзәтелгән (70% тәмам);
- эшләр башыннан барлыгы 42 куб. м төзелеш һәм көнкүреш чүп-чары чыгарылган;
- идән асты һәм беренче кат арасындагы түшәмәнең күтәреп торучы төзелешләрен ныгыту буенча эшләр дәвам итә;
- 2 нче керүдә газ һәм электр белән тәэмин итү тукталган булып тора.
“КамАЗ” кунакханәсе нигезендә вакытлы урнаштыру пунктында 96 кеше, шул исәптән 23 бала, яши. 3 тапкыр ашату, Федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче отряд хезмәткәренең кизү торуы оештырылган.
Туганнарда һәм танышларда 24 кеше, шул исәптән 2 бала, урнашкан.