14 нче июльгә сәгать 9 га Яр Чаллыда 53/28 йортының 2 нче керүендә яңадан торгызу эшләре турында мәгълүмат

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

13 нче июль буе түбәндәге чаралар үткәрелгән:

- ГТХМ коткаручылары 1 нче катта 37 нче фатир залында өемнәрне кисәкчә сүткән, икенче катта бүлмә бүлгеләрен сүтү буенча эшләр үткәрелгән;

- эшләр башыннан барлыгы 40 куб. м төзелеш һәм көнкүреш чүп-чары чыгарылган;

- идарә итүче компания 60% тәрәзәләрне төзәткән;

- җәмәгать тәртибен саклар өчен урында 4 кеше һәм 1 берәмлек техникадан торган ЭЭМ идарәсе хезмәткәрләренең кизү торуы оештырылган.

Нәтиҗәләрне бетерер өчен тартылган көчләр һәм чаралар: 53 кеше һәм 12 берәмлек техника, шул исәптән ГТХМ нан 25 кеше һәм 3 берәмлек техника.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International