Моны “Трудовые резервы” стадионында Татарстан Республикасының идарә итү органнары һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча функциональ һәм территориаль система асты көчләре белән тәмамланган идарә ара комплекс күнегүләрне нәтиҗәләгәндә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин әйтте. Күнегүләр 2017 елда Конфедерацияләр кубогының һәм 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионатының иминлеген хәзерләү һәм тәэмин итү нигезендә үткәрелгән иде.
Бүген Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отрядының 9 төркеме ярышкан. Икенче этапта катнашыр өчен Яшел Үзәнгә Кайбыч, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Апас, Югары Ослан һәм Кама Тамагы муниципаль районнарыннан иң яхшы төркемнәр килгән. Әлеге конкурста авыл торак пунктларын саклау буенча хезмәт итә торган янгын сүндерү бүлекләре катнашкан.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 79 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 27 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 10 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 2 янгын.
Русия ГТХМ системасында игълан ителгән Янгын сүндерү хезмәте елы нигезендә 17 нче июньдә Йошкар-Ола шәһәрендә өч күрше республиканың (Мари Ил, Татарстан һәм Чуашия) коткару идарәчелек ветераннарының очрашуы утте. берләштерелгән чараны оештыру һәм экскурсия белән мари башкаласына бару фикерен Мари Ил Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең ветераннар оешмасы рәисе Владимир Загайнов башлап җибәргән.
Иртәгә 23 нче июньдә “Трудовые резервы” стадионында Казанда 2018 елда булачак Футбол буенча дөнья чемпионатының матчларының иминлеген тәэмин итүгә хәзерләнү нигезендә шәһәрнең ашыгыч хезмәтләре (янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, медиклар, газ һәм электр хезмәтләре, ЭЭМ хезмәткәрләре) белән комплекслы идарә ара күнегү үтәчәк.
20 нче июньдә көн ахырында һәм кич белән 23 июньдә төнгә кадәр дәвам итүе белән Татарстан Республикасы территориясендә актив фронталь бүлешү үткән вакытта урыны белән яшенле яңгырлар, көчле яңгыр, боз явымы, 19-24 м/с кадәр давыллы җил исеп китүләр көтелә. 23 нче июньдә көндез республикада үзгәрүчән һава калып торачак, урыны белән яңгыр һәм яшенле яңгырлар үтеп китеп, 15-20 м/с кадәр кыска вакытлы төньяк-көнбатыш җил көчләнүе белән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда - 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, печәнлектә – 1 янгын.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә “Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт бүлекләренең иң яхшы диспетчеры (радиотелефонисты)” исеменә профессиональ осталык конкурсының җиңүчесен билгеләделәр. Сәхнә урынына конкурс катнашучылары уку сыйныфына кереп тулдылар. Анда алар махсус, техник һәм медицина хәзерлеге, шулай да хезмәт яклау буенча теорияне белүгә тестлар бирделәр.
2016 елның 21 нче июнендә төнге сәгать 2 дә ГИМС ның Яшел Үзән инспекторлар бүлегенең штатта булмаган кизү инспектор Игорь Демьяненкога бата торган ир-ат турында сигнал килгән. Аннары гына җирле торучы җиде төн уртасында алкогольдән исергән килеш Идел елгасын аркылы йөзеп чыгарга уйлаганы ачыкланды. Ир-ат Яшел Үзән ягыннан паром белән чыга торган кичүдән “старт алган”.
ГИМС ның Яшел Үзән инспекторлар бүлегенең хезмәткәрләре Яшел Үзәнчеләрнең иң яраткан коену өчен рөхсәт ителмәгән урыннарга барып, тагын бер рейд үткәрделәр. Куркыныч турында күп кисәтүләргә карамастан һәм җәйгечә кызу һава килү аркасында “кыргый” пляжларда ял итәргә теләүчеләр азаймый. Чүп-чардан, судан чыгып тора торган арматурадан, элек ял иткән кешеләрдән калып, ком эчендә яшеренгән ватык пыяладан кешеләр оялмый.