13 нче июльгә сәгать 9 га Яр Чаллыда 53/28 йортында яңадан торгызу эшләре турында мәгълүмат

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

Русия ГТХМ ПРПСО Яр Чаллы филиалының коткаручылары һәм 6 нчы зональ эзләү-коткару отрядының коткаручылар резерв сменасы 2 нче керүнең 2 нче һәм 3 нче катларында өемнәрне сүтәргә дәвам иткән. Идарә итүче компания 6 тәрәзәне төзәткән. 18 куб. м күләмендә төзелеш һәм көнкүреш чүп-чары чыгарылган.

Вакыйга урынын тәүлек буе чолгап алуы оештырылган, җәмәгать тәртибен саклау буенча чаралар үткәрелә. 4 нче һәм 5 нче катлардагы фатирларга полиция хезмәткәрләре алдында торучыларга үз әйберләрен алып китү рөхсәт ителгән.

Бетерү өчен тартылган көчләр һәм чаралар: 54 кеше, 13 берәмлек техника, Русия ГТХМ нан 19 кеше, 4 берәмлек техника.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International