Бөтен республика буенча менә инде 153 кеше коену өчен җаһазландырылмаган урыннарда коенган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Моның турында бүген ММЧ вәкилләре өчен брифингта кече көмәләр буенча Татарстан Республикасы баш дәүләт инспекторы, Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең су объектларында иминлек бүлеге башлыгы Юрий Венедиктов әйтте. ГТХМ вәкиле белән бергә журналистлар сорауларына шулай да республика ОСВОД ы рәисе Александр Коробицын җавап бирде.
Ел башыннан Татарстан Республикасы су объектларында барлыгы 59 кеше (былтырның тиңдәш периоды – 72), шул исәптән 8 бала (былтырның тиңдәш периоды – 5) һәлак булган, 78 һәлакәт теркәлгән (былтырның тиңдәш периоды – 93), 43 кеше коткарылган (былтырның тиңдәш периоды – 60), шул исәптән 2 бала (былтырның тиңдәш периоды – 3).