ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Кадерле гражданнар! 2016 елның 29 нчы июлендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 м/с кадәр (Казанда 15-18 м/с кадәр) кыска вакытлы көнбатыш җил көчләнүләр белән яшенле яңгырлар көтелә.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 90 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 23 тапкыр, коры үләнне сүндерергә – 2 тапкыр,  ялган чакырулар буенча – 29 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 2 янгын, печәнлектә – 2 янгын.

Русия ГТХМ системасында Янгын сүндерү хезмәте елы чикләрендә Татарстан республикасы буенча 8 ФПС отрядының уку-күнегү комплексы нигезендә газ һәм төтен саклау хезмәтенең (ГДЗС) звенолары арасында зональ ярышлар үткән. Бу мәртәбә ярышларда 13 иң көчле төркем катнашкан. Хәрбиләштергән бүлекләр арасында беренче урынны 52 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең төркеме алган. Икенче нәтиҗә ПЧС-34 төркемендә. 53 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең газ һәм төтен саклаучылары өченче урынны алганнар.


27
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Гамәли янгын сүндерү спорт буенча Русия ГТХМ XXV Чемпионатының һәм Русия беренчелегенең нәтиҗәләре буенча гамәли янгын сүндерү спорт буенча Татарстан Республикасы җыелмасы бронза медальне җиңгәннәр. Ярышлар бер көн элек Саратовта тәмамланган. Барлыгы Русия чемпионатында 22 төркем (581 кеше) катнашкан.

2016 елның 20 нче июлендә сәгать 18 дән алып 21 нче июлендә сәгать 18 гә кадәр метеорологик күренешләр начарлану турында консультация-кисәтү

Кадерле гражданнар! 21 нче июльдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 м/с кадәр кыска вакытлы көньяк-көнчыгыш җил көчләнү белән яшенле яңгырлар көтелә.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 82 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 34 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 4 янгын.


26
июль, 2016 ел
сишәмбе

Лаеш шәһәрендә берләшкән эпизоотиягә каршы күчмә һәрвакыт әзер отряд белән “Торак пунктта Африка дуңгыз чумасы чыганагын табу, локальләштерү һәм бетерү” темасына махсус тактик өйрәнүләр уңышлы үткән. Берләшкән отрядның барлык эшләрен һәм эпизоотик чыганакта эшләрне алып бару үзенчәлекләрен Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Орлов, ТР Лаеш Районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗиб Хаҗипов, ТР Министрлар Кабинетының ветеринария баш идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Гыйбәдуллин карап торган.

2015 елның 11 нче мартында Казанда “Адмирал” сәүдә үзәгендә эчке хезмәт подполковнигы Сергей Костин җитәкчелегендә булган газ һәм төтен саклау хезмәте звеносы өемнәр астыннан биш кешене коткарырга җитешкән. Подполковник Костин үзе соңгы булып чыккан иде. Эвакуация вакытында бина төзелешләре ишелгән. Аның мәетен өемнәр астында 13 нче мартта 10.30 да тапканнар.

2016 елның 25 нче июлендә 20.31 дә Казанда торак йортның 7 нче каттагы тәрәзәдән кибетнең металл  түбәсенә 12 яшьлек кыз (диагноз – ДЦП) төшеп китү турында хәбәр килгән. 20.40 та вакыйга урынына Казан башкарма комитетының гражданнарны саклау идарәсенең эзләү-коткару отряды коткаручыларының кизү сменасы килгән. 20.57 дә альпинист кирәк-яраклары ярдәме белән коткаручылар кызны каты носилкада эвакуацияләп ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырганнар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 86 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 15 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 38 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International