ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер министрының беренче урынбасары Алексей Песошин рәислегендә видеоконференция режимында үткән Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын иминлеге буенча комиссиянең чираттагы утырышында берьюлы бүгенгә ике актуаль мәсьәлә күтәргәннәр: Татарстан Республикасы гомумбелем бирү оешмалары яңа уку елына әзер булу турында һәм суда күп кеше ял итә торган урыннарда кешеләр үлеме хәле турында. Беренче сорау буенча янгын күзәтү буенча Татарстан Республикасы баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев сөйләгән. Судагы хәл белән килүчеләрне кече көймәләр буенча Татарстан Республикасы баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов таныштырган.