Тәүлек эчендә Татарстанда 12 янгын чыккан

2016 елның 21 августы, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 124 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 33 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 42 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 5 янгын, транспорт чарада – 3 янгын.

Сәбәпләре: транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 3 янгын, ут төртүдән – 2 янгын.     

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. ПСРга –  8тапкыр,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International