Түбән Кама муниципаль районы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясенең (КЧСПБ) эшен тикшергәндә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең комиссиясе Сухарево авыл торагының Болгар авылында кешеләрнең су янында ял итүен оештыру буенча уңай тәҗрибәсен билгеләгән. бердәм көчләр белән затландырылган ял итү урынында җирле кешеләр катнашу, коену, балык шулпасын пешерү һәм чәй әзерләүләр белән “Нептун бәйрәме” үткән. Түбән Кама МР КЧСПБ рәисе карары белән буа күп кешеләр ял итү урыннары исемлегенә һәм идарәара профилактик төркемнәре белән патруль итү маршрутына кертелгән.