Бүген Казан шәһәре Вахитов районы күзәтү эшләре инспекторлары яңа уку елы башланыр алдыннан 98 нче рус-татар мәктәбендә планлы тикшерүне үткәргәндә янгын иминлеге буенча бер искәрмә дә тапмаганнар. Иң иске мәктәпләрнең берсенә 76 ел тулган инде, әмма моңа карамастан, бу белем бирү йорты яхшы хәлдә тора. 98 нче мәктәп директоры Азат Замалдинов бу җәй вакытында аларга агымдагы ремонт кына ясарга туры килгән диде. Август ахырына кадәр күзәтү эшләре хезмәткәрләреннән дә торган идарәара комиссияләр республиканың бөтен 1 799 мәктәбендә инспекция үткәрергә тиеш.