Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2016 елның 20 августы, шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 105 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 23 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 43 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында  – 2 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. ДТПга – 1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 3 янгын, эзләү эшләренә – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.

20.08.2016 ел 03.59 мск Казан шәһәре, Тунакова урамы 34-5

Фатирда ут чыккан. 1,5 кв.м. мәйданында җиһаз һәм урын җирләре янган. Янгын нәтиҗәсендә, 1944 елгы хатын – кыз һәлак булган. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International