Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең спорт һәм күнегү манежы нигезендә “Татарстан Республикасы федераль янгынга каршы хезмәт бүлекләренең иң яхшы янгын сүндерүчесе” республика смотр-конкурсының финалы үткән. Профессиональ осталык конкурсы иминлек һәм кешеләрне коткару темасы буенча Бөтенрусия “Кыюлык йолдызнамәсе” фестивале чикләрендә оештырылган. Бу ел саен үткәрелә торган һәм федераль статуста булган смотр-конкурска Казанга бөтен республика бүлекләреннән иң яхшы 20 янгын сүндерүчесе килгән. ПСЧ-76 ОФПС-5 тән килгән Илгизәр Җәләлетдинов республиканың иң яхшы янгын сүндерүчесе булып танылган. Икенче урын ПСЧ-47 ОФПС-1 дән килгән Яков Тазовка эләккән. Һәм ПСЧ-21 ОФПС-2 нең янгын сүндерүчесе өченче урынны алган.