Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 97 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 19 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 49 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
Сәбәпләре: транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ризыкны пешергән вакытта ут белән саксыз эш итү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 1 янгын, батып үлгән кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
17.08.2016 ел 11.45 Түбән Кама шәһәре, Химиков проспекты, 12б йорты.
1960 елгы хатын – кызның өстендәге киеме янды. Аны 1-2 тәрәҗәдәге тән пешүе белән Түбән Каманың хастаханәсенә озаттылар. Фаҗиганең сәбәбе - ризыкны пешергән вакытта ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.