ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 4 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын,  каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын.


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы эзләү-коткару хезмәте базасында десант хәзерләнү һәм боз астына төшеп киткән кешегә ярдәм итү буенча коткаручыларның дәресләре үткән. Мәсьәлә – боз кату вакытында мөмкин гадәттән тыш хәлләр очракларында коткару операцияләрен үткәрергә әзер булырга. Сынып киткән боз кисәгендә эләккән йөзләп балык тотучы белән һәлакәтләр Татарстан Республикасы елгаларында һәр ел диярлек булып тора. “ТР ГТХМ иң яхшы коткаручысы” республика конкурсында күп мәртәбә җиңүче Алексей Мягков дәресләрнең җитәкчесе булган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын,  каралтыда – 2 янгын.


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның октябрендә Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Саба отряды Яңа Шашы авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре аерым постның профилактик хезмәт итү зонасында өйләрне әйләнеп чыккан. Янгын сүндерүчеләр барлыгы 170 йортны, шул исәптән 84 ялгыз карт карт гражданнарның, 3 уңышсыз һәм 38 күп балалы гаиләләрнең тору җирләрен караганнар. Торучыларга өйдәге электр җиһазларны, мич һәм газ җиһазларын кулланган вакытта янгын иминлеге таләпләрен җиткергәннәр. Күп балалалы гаиләләр тора торган җирләрдә олыларга балаларны караучысыз калдырырга ярамагынны тагын бер тапкыр искә төшергәннәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 4 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын,  каралтыда – 4 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 2 янгын. 1 кеше һәлак булган.   


29
октябрь, 2016 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 74 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 27 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 21 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын.


28
октябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Яшел Үзәннең 3 нче гимназия җиденче сыйныф укучылары Татарстан башкаласына килгәннәр. Яшь кунаклар Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр уку-методика үзәгендә, Татарстан Республикасы кече көчмәләр дәүләт инспекциясендә, Казанның Мәскәү районын каплый торган 3 нче янгын сүндерү-коткару бүлегендә, Казан эзләү-коткару отряды – Русия ГТХМ региональ Идел буе эзләү-коткару отрядының филиалында булганнар, шулай да гамәлдә коткару техникасын күргәннәр һәм коткаручы кирәк-яраклары белән танышканнар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 19 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын,  каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 2 янгын.   


27
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Янгын сүндерү хезмәте елына һәм көз каникуллары алдыннан 35 нче Түбән Кама лицееның 5 сыйныф укучыларына Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отряды составына керә торган 91 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә экскурсия белән барып, янгын сүндерү хезмәте турында куп кызык һәм янгын иминлеге тәртибе турында белемле нәрсә белергә уңай туры килгән. Балаларны укытучылар һәм ата-аналар озатып йөргән.

Татарстан республикасында 1,5 меңнән артык шәхси өйләр һәм фатирлар тормыш тәэмин итүче ресурслардан сүндерелгән. Бу өйләрдә коммуналь бурычлар аркасында я газ, я электр юк. Бүген моның турында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чиратсыз утырышында Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Күзәтү эшләре идарәсе башлыгы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Максим Трущин әйткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International