Быел ноябрьдә Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Чистай отряды МЮД авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Сунгатуллин Ф.Х. мәктәп укучылары белән тагын бер әңгәмә үткәргән. Ул Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Иске Мокшино урта гомумбелем бирү мәктәбенең укучыларга боз кату вакытында сулыкларда булу тыелганы турында һәм кыш вакытында бозда булу иминлеге кагыйдәләре турында сөйләгән.
Шундый ук чараны Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Апас отряды Федеоровское авылын саклау буенча аерым постның эшчеләре Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле авылының төп гомумбелем мәктәбенең 4-5 сыйныф укучылары белән үткәргән.