ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 58 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын,  каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын.   


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Русия ГТХМ системасында янгын сүндерү хезмәте елы чикләрендә Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Апас отряды Олы Шәмәк авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре Тәтеш муниципаль районы Олы Шәмәк мәктәбенең укучылары өчен экскурсия оештырып үткәргәннәр. Балаларга Русиядә һәм Татарстан Республикасында янгын сүндерү хезмәтен кору тарихын сөйләгәннәр, аларны янгын сүндерү депосында янгын сүндерүчеләрнең эше белән таныштырганнар. Балалар белән янгын иминлеге тәртибе турында әңгәмә үткәрелгән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 32 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.   


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Дошман белән гадәттәге ату чараларын куллану шартларында тынычлык вакытыннан сугыш вакытына күчү буенча чараларны башкару бүген Казанда Татарстан Республикасы башкаласының идарә итү органнары, оешмалары һәм предприятиеләре белән команда-штаб күнегүләре чикләрендә үткәрелгән иде. Окольная урамы буенча 94 нче торак йортта торучыларның күбесе бүген үзләренең йорттагы подвалында беренче тапкыр булганнар һәм дошман кинәт һөҗүм иткәндә нинди гамәлләр башкарырга икәнне һәм “воздушная тревога” сигналы игълан ителгәндә ракета һәм бомба һөҗүм очрагында үзең белән нәрсәне алырга икәнне белгәннәр.

Түбән Камада Татарстан Республикасы буенча ОФПС-1 уку-күнегү полигонында күргәзмә янгын сүндерү тактикасы күнегүләре үткән. Анда сәнәгый предприятиеләрнең җитәкчеләре булган иде. Аларга янгын сүндерү техникасының һәм янгын сүндерүчеләрнең эшен күрсәткәннәр. Отрядның янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең барлыгы 12 берәмлек техникасы һәм 40 тан артык кешесе эшләтелгән.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә: су кату вакыты килеп җиткәнгә су объектлары кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен хәтәр була башлый. Беренче чиратта судно йөртүчеләргә һава торышын исәпкә алырга (җил күтәрелгәндә суга чыкмау яхшырак), судно юлы чикләреннән имин ара тотарга һәм коткару чараларны (кече көймәдә булган һәр кешегә кидерелгән коткару жилетларын һәм коткару түгәрәген) сакларга кирәк.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 73 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 34 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын. 


24
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Суык вакыт килүе белән янгын янау вакыты да җитә. Статистика буенча бу вакытта янгыннарның күбесе торак секторда була. Йортларда янгыннар килеп чыгуның төп сәбәбе кеше факторы булып тора – газ җиһазларын куллану һәм файдалану кагыйдәләрен үтәмәү. Табигый газ шәһәр, авыл һәм дача шартларында газ плитәсендә ризык пешергәндә инде күптән үзебезнең ярдәмчебез булып тора. Әмма газ – ул контрольдән чыкканчы гына дус һәм ярдәмче.

Күнегүләрнең легендасы буенча ураган буларак куркыныч метеорологик күренешләр комплексы үткәнгә күрә көтү залында түбә корылышлары өлешчә җимерелгән. 40 кеше зыян күргән. Өемнәрнең күләме 250 кубик метр тәшкил иткән. Урыны белән янып китүләр янауы булган иде. Шундый сценарий буенча бүген Казан шәһәренең идарә итү органнары, оешмалары һәм предприятиеләре белән биш көн эчендә үткәрелә торган команда-штаб күнегүләренең беренче этабы башланган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр, башка чакырул буенча – 1 тапкыр.  Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International