Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 2 янгын, транспорт чараның электр җиһазы төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
18.11.2016 ел 05.58 Минзәлә шәһәре, Татарстан урамы, 18 нче йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 24 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1961 елгы ир-ат зарар күрде. Янгынның сәбәбе – ут төртү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.