Малайлар һәм кызлар төп приз өчен ярышта катнаша

2016 елның 18 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең спорт манежында малайлар һәм кызлар арасында гамәли янгын сүндерү спорты буенча Николай Матвеевич Лобов истәлегенә багышланган гадәти республика турнирының тантаналы ачылуы үткән. Быел Татарстан төркемнәреннән башка стартка Сембер өлкәсе, Чуашстан һәм Мари Ил республикаларының коллективлары чыккан. Ярышларда 9 төркем, шул исәптән Татарстанның 6 төркеме катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International