Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 7 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын. 1 кеше һәлак булган, 2 кеше зарар булган, 2 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында – 4 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Батып үлгән балыкчыны эзләү буенча – 1 тапкыр, югалган балыкчыны эзләү буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
21.11.2016 ел 13.34 Казан шәһәре, Мәскәү район, Волгоград урамы, 29 нчы фатир.
Биш катлы торак йортта бишенче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыкты. 5 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1976 елгы ир-ат һәлак булды. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
21.11.2016 ел 16.03 Казан шәһәре, Мәскәү районы, Гудованцева урамы, 51 нче йорт.
Агачтан салынган сарай янды. Мәйданы 6 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1976 елгы ир-ат җәрәхәтләнде. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
22.11.2016 ел 00.58 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, № 26/18 йорт, «А»
Биш катлы торак йортта өченче каттагы өч бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 3 кв.м. Янгын сүндерүчеләр баскыч буенча 5 кешене коткарды, шуларның икесе бала. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.