Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 8 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 17 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 11 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 6 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 4 янгын, транспорт чараның электр җиһазы төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 7 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Батып үлгән балыкчыны эзләү буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.