Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2016 елның 18 ноябре, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын. Ике кеше һәлак булды, 1 кеше зарар күрде, 2 кеше коткарылды.   

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән  – 3 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, газ җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  2 тапкыр чыктылар.       

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 янгын, балдакны салдыру буенча – 2тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.

17.11.2016 ел 14.00 Казан шәһәре, Киров районы,  Вагон урамы, 54 нче йорт.

Бер катлы шәхси торак йортта ут чыкты. 20 кв.м. мәйданында җиһаз һәм стена янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1982 елгы ир-ат җәрәхәтләнде. Янгынның сәбәбе – көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.  

17.11.2016 ел 16.06 Казан шәһәре, Совет районы, Гвардия урамы, 52/2 нче йорт.

Биш катлы торак йортта өченче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданыны 1 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1954 елгы ир-ат һәлак булды.  Янгынның сәбәбе – газ җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

17.11.2016 ел 17.17 Казан шәһәре, Яңа-Савин районы, Ак. Лаврентьев урамы, 20 нче йорт

Тугыз катлы торак йортта беренче каттагы өч бүлмәле фатирда ут чыкты. 4 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын сүндерүчеләр баскыч буенча ике кешене коткарды. Янгын нәтиҗәсендә, 1970 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.   

17.11.2016 ел 21.14 Балтач МР, Арбор авылы, ООО «Арбор».

Сакчы йортында һәм сыерлар тора торган бинада ут чыкты. Мәйданы 10 кв.м. Ферма хезмәткәрләре 70 мөгезле эре  терлекне һәм 50 бозауны коткарды. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.  

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International