2016 елның 14 нче ноябрендә Минзәлә районында ГТХМ коткаручылары 13 нче ноябрьдә балык тоткан вакытта боз астына төшеп китеп һәлак булган ике ир-атның мәетен судан чыгарганнар. Икесе дә Минзәлә шәһәренең яшәүчеләре, 1938 һәм 1987 елгы.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә һәм аның идарә асты бүлекләрендә дүрт һәм дүрттән артык баланы үстерә торган хезмәткәрләрнең һәм эшчеләрнең гаиләләренә финанс ярдәм күрсәтелгән. Русия ГТХМ башлыгы Владимир Пучков әмере буенча һәрбер гаиләгә 100 000 сум бүлеп бирелгән. Татарстанда барлыгы 31 гаилә ярдәм күргән. Барлыгы Русия ГТХМ системасында 1 200 дән артык күп балалы гаилә.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 8 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 1 тапкыр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Игътибарлык һәм сак булу – бу тәртипнең төп принципларын бозлак вакытында тайпылусыз үтәргә кирәк. тайгак урам буенча йөргәндә ашыкмагыз, кинәт хәрәкәтләр ясамаска тырышыгыз, аяк астыгызга карап барыгыз; тирә-якка карарга кирәк булса, туктап торсагыз әйбәтрәк. Аяклар аз гына йомшартылырга һәм тездә бөгелергә тиеш, шул ук вакытта гәүдә аз гына алга иелергә тиеш. Бозлавыкта гадәттәгечә кулларны кесәләрдә тоту куркыныч: егылганда аларны чыгарып берәр нәрсәгә тотынып калырга вакытыгыз булмас. Карт кешеләргә резин очлыклы таяк алырга тәкъдим ителә.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 тапкыр.
Икенче отрядның янгын сүндерүчеләре “Альметьевскнефтьның” Тихонов товар паркы территориясендә шартлы янгынны сүндергәннәр иде. Күнегүләрнең тактик фикеренчә ут белән эшләгәндә янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәмәгәнгә күрә 5 куб. метр корыч сыемда пар һәм һава катнашмасы шартлаган.Күнегүләрдә 54 кеше һәм 9 берәмлек техника катнашкан.
9 нчы ноябрьдә 13.45 тә Прость елгасы тамагында иске шәһәр пляжы районында асты өскә әйләнгән көймә табылганы турында шахиттән хәбәр килгән. Көймәнең хуҗасы – балык тотарга чыккан 1956 елгы Чистай яшәүчесе. Эзләүләр караңгы җиткәнче дәвам итеп нәтиҗәгә китермәгән. 10 нчы ноябрьдә иртәнге сәгать 8 дә эзләүләр кабат башланган. Боз кату вакыты килеп җиткәнгә күрә су объектлары кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен катырак хәтәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын. 2 кеше һәлак булды.
Яшь ГТХМ ярдәмчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең гомумбелем оешмаларының башлангыч сыйныф укучылары арасында гадәттәге “Бозда сак булам” балалар рәсеме конкурсында катнашып, үзләрен күрсәтә алалар. Конкурсны Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең су объектларында иминлек бүлеге һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә. Яшь рәссамнарның иҗади эшләре 1 ноябрьдән 1 нче декабрьгә кадәр кабул ителә.