2016 елның 9 нчы ноябрендә 13 сәгать 44 минутта Лениногорск муниципаль районы Шөгер авылында шәхси өйне сүткән вакытта ишелү турында хәбәр килгән. Урынга ашыгыч хезмәтләре юнәлгән. Өлешчә ишелү нәтиҗәсе буларак, хуҗа яллаган 1957 елгы эшче зыян күргән. “Шөгер” аерым посты янгын сүндерүчеләре аны ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар.
2016 елның 9 нчы ноябрендә 11 сәгать 43 минутта шалтыратучы ике дусты белән бергә Салагыш авыл торагында Иж елгасында балык тотарга килгән. Ир-атлар боз буенча 2 километр йөреп чыккач боз астына төшеп киткәннәр. Шулай итеп ике Удмуртия яшәүчеләре боз астыннан чыга алган, ә өченчесе һәлак булган. Аны эвакуацияләр өчен ЗПСО-6 коткаручылары килгән. 7 см нечкәрәк бозга чыгу тыела!
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең су объектларында кешеләрнең иминлеге бүлеге боз астына төшеп китү белән бәйле суда һәлакәтләр профилактикасын үткәрү максаты белән боз кату вакытында иминлек буенча истәлек кәгазьләрен әзерләгән. Балык тоту кирәк-яракларын, катерларны, элмә моторларны сату буенча 20 дән артык Казан кибетләре исәпкә алынган, 3 мең берәмлек истәлек каәгазьләре бирелгән. Бер гипермаркетның касса зонасы хезмәткәрләре сатып алучыларга аларны өләшеп бирә.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 8 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 тапкыр.
Бүген 12 яшьлек Аделина әнисе белән күп кунакларны каршылаган. Казан шәһәре Башкарма комитеты карамагандагы Гражданнарны саклау идарәсе хезмәткәләре идарә башлыгы Фердинанд Тимурханов җитәкчелегендә кыз балага хәер-сәдака миссия белән килгән – алара Аделинага урамда йөрер өчен бик кирәк булган инвалид коляскасын бүләк иткәннәр.
Татарстан Республикасы Инвалидарның физкультура һәм спорт җәмгыяте вәкилләре Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллинга балалар церебраль параличы белән инвалидлар арасында басктбол буенча ярышларның катнашучыларын призлар бүләк итәргә үтенеч белән мөрәҗәгать иткән. ТР ГТХМ җитәкчелегеннән башка Казан мөниципаль хуҗалык һәм төзү колледжының спорт залына инвалидларга өйдә булыша торган иреклеләр (гомум алганда бу идарә итүче компанияләрнең эшчеләре), шулай да УНИКС-2 төркеменең профессиональ баскетболистлары килгән.
Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Апас отряды Олы Тархан авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре шундый профилактик эшне инде башлаган һәм Тәтеш муниципаль районы Олы Тархан авылының урта гомумбелем мәктәбенең башлангыч сыйныфларында беренче катмаган бозга чыгу ярамаганы турында әңгәмәләр үткәргән. Трагик очракларның төп сәбәпләре – элементар иминлек чараларын белмәү, санламау яисә үтәмәү.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 28 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә чыкмадылар, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын. 1 кеше зарар күргән.
Шундый мөмкинлекләрне Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү технология университетының мөмкинлекләре чикләнгән студентларга Татарстан Республикасы буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенең хезмәткәрләре һәм ТР буенча ПСЧ № 3 ОФПС-7 янгын сүндерүчеләре биргән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 2 янгын. 1 кеше коткарылган, 1 кеше зарар күргән.