Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән –1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 5 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 янгын, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
05.12.2016 ел 15.55 Алабуга шәһәре, Беренче май урамы,113 нче йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. 1 кв.м. мәйданында идән янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1953 елгы ир-ат һәлак булды. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
05.12.2016 ел 20.06 Минзәлә шәһәре, Эзләнү урамы, 2/10 йорт.
Өч катлы торак йортта өченче каттагы фатирда җиһаз янды. Мәйданы 4 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1970 елгы ир-ат җәрәхәтләнде. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
06.12.2016 ел 01.47 Яшел Үзән районы, Васильево шәһәр тибындагы поселок, Яр буе урамы, 59 нчы йорт.
Ике катлы кеше тормый торган йортта ут чыкты. Мәйданы 90 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр ике мәетне таба, шәхесләре ачыклана. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.