2016 елның 1 нче декабрендә 17.00 дә М.В. Ломоносов ис. МДУ Фундаменталь китапханә залында иминлек һәм кешеләрне коткару тематикасы буенча VIII Бөтенрусия “Кыюлык йолдызнамәсе”фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтәчәк. Фестиваль көч идарәчелекләрен, журналистларны, җәмәгатьчелекне уртак мәсьәләне чишүдә берләштерә – тормыш иминлеге культурасын, патриотик тәрбияне үстерү, бүгенге геройларны, ягъни янгын сүндерүчеләрне, коткаручыларны, башка һөнәрләрнең вәкилләрен, якынына авыр мизгелдә ярдәмгә килеп героизм һәм кыюлык күрсәткән гади кешеләрне хөрмәтләү.
Җиңүчеләрне Русия ГТХМ башлыгы Владимир Пучков, Русия геройлары, Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федераль Җыелыш әгъзалары, фән, мәдәният һәм сәнгать эшчеләре, ММЧ җитәкчеләре бүләклиячәк.