Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонында күрсәтмә янгын тактикасы күнегүләрендә бүлекләр югары дәрәҗәле билгеләр алган. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең хезмәткәрләре һәм республиканың барлык җирле янгын сүндерү һәм коткару гарнизоннарының башлыклары олы чараның кунаклары һәм күзәтүчеләре булган. 12 техника берәмлеге һәм 70 тән артык кеше катнаштырылган күнегүләр Яшел Үзән музыкаль театр бинасында үткәрелгән.