Русия ГТХМ ның иминлек һәм кешеләрне коткару темасы буенча VIII “Кыюлык йолдызнамәсе” Бөтенрусия фестивале нәтиҗәләренчә “Татарстан Республикасы янгынга дәүләт хезмәтенең янгынга каршы федераль хезмәтнең 1 нче отряды” ФКУ 92 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге Русия ГТХМ системасында иң яхшы булып танылган. Алты гына еллык тормышында ул өч мәртәбә Идел буе федераль округында иң яхшы булган, ә 2013 һәм 2016 елларда Бөтенрусия “Русия федераль янгынга каршы хезмәтнең иң яхшы янгын сүндерү бүлеге” смотр-конкурсы җиңүчесе булып танылган.
Хәзер Яшел Үзән районында махсус профилактик төркемнәр план буенча үәенең территориясендә кешеләр бозга чыгуны булдырмас өчен барлык су объектларын әйләнеп тикшерә. Профтөркемнәр составына ГИМС үзәге Яшел Үзән бүлекчәсе, ОСВОД инспекторлары, Яшел Үзән районы Башкарма комитетының Җәмәгый тәртипне саклау бүлеге белгечләре, ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряд хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре керә.
Яшел Үзәндә районның Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын иминлеген тәэмин итү комиссиясенең утырышы үткәрелгән. Анда Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары эчке хезмәт полковнигы Рафаил Мотыйгуллин катнашкан. Игътибар үзәгендә – боз кату вакытында су объектларында иминлек мәсьәләләре һәм район торак пунктларының янгын иминлеген тәэмин итү.
Агымдагы елда ноябрьдә Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Казан отряды Каипы торак пунктын саклау буенча аерым постның эшчеләре Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы социаль яклау вәкиле белән бергә аерым пост кизү тору районында торак йортларны әйләнеп чыккан. Беренче чиратта алар уңышсыз гражданнар, күп балалы гаиләләр, шулай да ялгыз карт гражданнар тора торган өйләргә ихтибар иткән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 26 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 2 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
Русия ГТХМ системасында янгын сүндерү елында Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең хезмәткәрләре 90 яшьлек Бөек Ватан сугышы һәм Татарстан янгын сүндерү хезмәте ветераны Михаил Ефремович Долговны җылы итеп тәбрикләгәннәр. Юбиляр үзенең хөрмәтенә бүләкләр алган. Шуннан соң, чәй эчеп, ул үзган хезмәт итү елларын искә төшереп, эшли торган хезмәткәрләре белән янгын сүндерү хезмәтендә зур тәҗрибәсе белән бүлешкән.
VIII “Кыюлык йолдызнамәсе” Русия ГТХМ Бөтенрусия фестивале нәтиҗәләренчә “Иң яхшы янгын сүндерүче” исеменә Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең 5 нче отряд составына керә торган 76 янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә эшли торган 52 яшьлек казанлы Илгизәр Җәләлетдинов лаек булган. Ул нинди дә булса секундта батырлык күрсәтергә әзер. “Һөнәрдә иң мөһиме – һәлакка эләккән кешеләргә ярдәм итәргә, - дип ышана ул. – Беренче чиратта кыю булырга һәм кешеләргә ваемсыз булмаска кирәк.”
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 7 янгын, каралтыда – 2 янгын.
Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Саба отряды Чепья торак пунктын саклау буенча аерым постның эшчеләре Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы “Наз” социаль аклау үзәге объектының персоналын мөмкин гадәттән тыш хәлләр вакытында дөрес гамәлләргә өйрәтү буенча профилактик чаралар үткәргән. Шундый ук чараны – Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Корноухово авылының картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортының хезмәт күрсәтү персоналы һәм торучылары белән инструктажны Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Чистай отряды Корноухово авылын саклау буенча аерым постның эшчеләре үткәргән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. 1 кеше зарар булган, 1 кеше коткарылган.