Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 1 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, җайланмаларның һәм җылылык генераторларның агрегатларын әзерләү һәм конструкцияләрнең кимчелекләре аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр челтәрләрнең саклау аппаратларын сайлап алу һәм техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 3 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 янгын, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
04.12.2016 ел 06.45 Яшел Үзән МР, Октябрьск авылы, Подгорная урамы, 3 нче йорт.
Бер катлы бүрәнәле шәхси торак йортта ут чыкты. Мәйданы 63 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1952 елгы хатык – кыз һәлак булды. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.
05.12.2016 ел 00.15 Алабуга шәһәре, Беренче май урамы, 135 нче йорт.
Бер катлы бүрәнәле шәхси торак йортта ут чыкты. 6 кв.м.мәйданында җиһаз янды. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1951 елгы ир-ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
04.12.2016 ел 01.14 Баулы МР, Покровск Урыстамак авылы, Совет урамы, 39 нчы йорт.
Шәхси мунчада агулану нәтиҗәсендә (сөрем газы), 1948 елгы ир-ат һәлак булды, 1981 елгы ир-ат зарар күрде. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.