Һәр елда декабрьдә Совет Берлеге Герое Никита Кайманов исемендәге 47 нче мәктәбенең кадетлары присяга кабул итә. Әмма быел, Янгын сүндерү хезмәте елында, бу кадетлар өчен икеләтә бәйрәм. Кадетлар сафларына кушылу белән яшь буынны тәбрикләргә аларның ата-аналары гына түгел, ә хөрмәтле кунаклар да килгән. Аларның арасында Яр Чаллы муниципаль берәмлекнең Шәһәр советы депутаты Сергей Кулиш, федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче отряд башлыгы эчке хезмәт полковнигы Рөстәм Юмагулов, Янгын сүндерү гарнизонының ветераннар советы рәисе Анатолий Рябов һәм күп башкалар булган.