ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 64 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 18 тапкыр.  Республикада 20 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 7 янгын, транспорт чарада – 6 янгын, бакча йортында – 2 янгын. 1 кеше һәлак булган.  

2016 елның 20 нче декабрендә 19 сәгать 12 минутта Чистай шәһәрендә “ЦУМ” сәүдә үзәгендә янгын турында шахиттән хәбәр килгән. Янгын вакытында бинаның икенче катында 60 хайван булган иде. 19 сәгать 14 минутта беренче кизү каравылы янгын урынына килүгә беренче катта куе кара төтен чыга иде, янгын мәйданы 30 кв. м тәшкил иткән. 20 нче декабрьдә 2.58 дә янгын локальләштерелгән, 4.34 тә ачык яну бетерелгән. Янгын мәйданы 3 000 кв. метр тәшкил иткән. Зыян күрүче һәм үлүче юк.


20
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Русия Федерациясе Коткаручы көне һөнәри бәйрәме һәм Яңа Ел алдыннан Яр Чаллы янгын сүндерү хезмәте гарнизонының хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре өчен “Родник” мәдәният йортында бәйрәм концерты оештырылган. Бәйрәм чарасында 15 нче отрядның башлыгы урынбасары Алмаз Мифтахетдинов килгәннәрне килеп җитә торган бәйрәмнәр белән тәбрикләгән.

Бүген дәүләт янгын күзәтү инекторлары пиротехник әйберләрне законсыз рәвештә сату һәм яңа ел бизәкләрен сатканда башка янгын иминлеге кагыйдәләрен бозу фактларын табу максаты белән Казанның сәүдә павильоннары буенча рейд үткәргәннәр. ГТХМ хезмәткәрләре белән бергә рейдка республика ММЧ вәкилләре дә чыккан. Вьетнам базараның яңартылган павильонында сәүдә рәтләре тикшерүнең объекты булган. Казанда инде 8 сәүдә павильоны тикшерелгән. Әлегә янгын иминлеге линиясе буенча хокук бозучылар табылмаган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр.  Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 2 янгын.


19
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Кышкы мәктәп каникуллары алдыннан ГТХМ хезмәткәрләре балаларга мәктәптә һәм өйдә янгын иминлеге кагыйдәләре турында, шулай да яңа ел бәйрәмнәрендә үзеңне имин тоту турында искә төшергән. Дәрес 171 нче Казан мәктәбенең актлар залында бишенче һәм җиденче сыйныф укучылары белән үткән.

Гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү янауы яисә барлыкка килгәне турында халыкны белдерү чараларын тикшерү планына туры килгәнчә,  2016 елның 20 нче декабрьдән 22 нче декабрьгә кадәр Татарстанның бөтен территориясендә халыкны сөйләм белдерү системаларын кабызуның ахыргы тикшерүе үткәреләчәк. Киләсе планлы күнегү аркасында Татарстан Республикасы ГТХМ республика гражданнарын тынычлык үтәргә һәм белдерү сигналын игътибарлы тыңлап бетерергә үтенеп сорый.

Ис газы (углерод окисе) белән агулану үлемгә китерә торган куркыныч хәл. Кагыйдә буларак, үлем авылда мич дөрес эшләмәгәнгә, кеше янгында булганга, кабынган двигатель белән бикле автомобильдә булганга килә.

ГИМС хезмәткәләре 18 нче декабрьдә тагын бер боз кичүнең техник тикшерүен уткәреп, Идел елгасында яңа бозлы өлешендә хәрәкәт башлатырга рөхсәт биргән. Аракчино – Югары Ослан боз юлы быел рәсми рәвештә ачылган бо кичүләреннән өченчесе булган. Татарстае елгаларының башка өлешләрендә машиналар йөрү катгый тыела!

Татарстан Республикасы Русия ГТХМ ГИМС Үзәгендә тантаналы һәм шул ук вакытта бәйрәм рәвешендә Яңа Ел алды чарасы үткән. Егерме малай һәм кыз “Бозда сак булам!” республика балалар рәсеме конкурсының җиңүчеләре һәм “Янгын сүндерүче” статуэткасын алучылары булган. Казанган бүләкләрне һәм тәм-томнарны балаларга ГИМС җитәкчелеге Кыш Бабай һәм спонсорлар белән бергә бүләк иткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International