2016 елның 20 нче декабрендә 19 сәгать 12 минутта Чистай шәһәрендә “ЦУМ” сәүдә үзәгендә янгын турында шахиттән хәбәр килгән. Янгын вакытында бинаның икенче катында 60 хайван булган иде. 19 сәгать 14 минутта беренче кизү каравылы янгын урынына килүгә беренче катта куе кара төтен чыга иде, янгын мәйданы 30 кв. м тәшкил иткән. 20 нче декабрьдә 2.58 дә янгын локальләштерелгән, 4.34 тә ачык яну бетерелгән. Янгын мәйданы 3 000 кв. метр тәшкил иткән. Зыян күрүче һәм үлүче юк.