ГИМС хезмәткәләре 18 нче декабрьдә тагын бер боз кичүнең техник тикшерүен уткәреп, Идел елгасында яңа бозлы өлешендә хәрәкәт башлатырга рөхсәт биргән. Аракчино – Югары Ослан боз юлы быел рәсми рәвештә ачылган бо кичүләреннән өченчесе булган. Татарстае елгаларының башка өлешләрендә машиналар йөрү катгый тыела!
Татарстан Республикасы Русия ГТХМ ГИМС Үзәгендә тантаналы һәм шул ук вакытта бәйрәм рәвешендә Яңа Ел алды чарасы үткән. Егерме малай һәм кыз “Бозда сак булам!” республика балалар рәсеме конкурсының җиңүчеләре һәм “Янгын сүндерүче” статуэткасын алучылары булган. Казанган бүләкләрне һәм тәм-томнарны балаларга ГИМС җитәкчелеге Кыш Бабай һәм спонсорлар белән бергә бүләк иткән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 5 янгын. 1 кеше һәлак буган.
Начар прогноз аркасында торак йортларга һәм административ биналарга, төп юлларда автотехника җыела ала торган урыннарда җылыту пунктларына өзлексез җылы бирүне тәэмин итәр өчен көйләү һәм яңадан торгызу бригадаларны әзер рәвешкә китерергә кирәк һәм өзлексез транспорт хәрәкәтен тәэмин итәр өчен кар чистарта торган техниканы әзерләргә кирәк. Татарстан Республикасы ГТХМ катгый тәкъдим итә:
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 77 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 37 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 7 янгын, каралтыда – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ГИМС Үзәгенең хезмәткәрләре бүген шул “бозлы юлның” (Яшел Үзәнгә паром кичү урынында) техник тикшерүен үткәреп аны эшкә кертергә рөхсәт биргәннәр. Хәзер йөртүчеләр Иделнең уң ягына әйләнеч юл буенча түгел, ә 75 км якын араны кыскарта торган һәм бер ярым сәгать саклап кала торган бозлы юл буенча йөриячәк.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 5 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
“Бозда сак булам” республика балалар рәсеме конкурсының җиңүчеләре һәм “Янгын сүндерүче” статуэткасын һәм дипломнарын алучылары билгеле булган. Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү 17 нче декабрьдә 11.00 дә булачак.
2016 елның 15 нче декабрендә Татарстан Республикасы ГТХМ хезмәткәрләре Үзәк стадионның ябык футбол һәм җиңел атлетика манежында һәм “Трудовые резервы” стадионының тирында Бөтенрусия “Хезмәткә һәм оборонага әзер” физкультура һәм спорт комплексының нормативларын бирергә башлаган. Катнашучылар дүрт яшь төркемнәренә бүленгән иде һәм шундый төрле физик хәзерләнү дәрәҗәсен сынап карый алган: урыннан ике аяк белән озынлыкка сикерү, кыска һәм озын араларга йөгерү, электрон коралдан ату.
Түбән Камадагы 1 нче отрядның иҗади коллективы беренче Русия ГТХМ ның “Сәнгать коткару хезмәтендә” конкурсында “Театр” номинациясендә җиңгән. Җиңүчеләр арасында Иркутск һәм Калуга өлкәләре, Татарстан һәм Саха (Якутия) Республикалары буенча Русия ГТХМ Баш идарәләренең, Русия ГТХМ Кризис хәлләрдә идарә итү милли үзәгенең һәм Дагстан эзләү-коткару отрядының вәкилләре булган. Шулай да Байкал арты, Брянск, Орел баш идарәләренең, Көньяк региональ үзәгенең һәм Русия ГТХМ Гражданнарны саклау академиясенең коткаручылары да лаек булган.