Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр.  Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 2 янгын.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында -  2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.        

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 1 тапкыр чыктылар. Төрекөмешне җыю буенча – 1 янгын.

19.12.2016 ел 16.31 Яр Чаллы шәһәре, Авторемонтная урамы, 6 нчы йорт, ООО «Сильные системы».

Бер катлы бинада агач стеллаж һәм җиһаз янды. Мәйданы 8 кв.м. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International