Русия Федерациясе Коткаручы көне һөнәри бәйрәме һәм Яңа Ел алдыннан Яр Чаллы янгын сүндерү хезмәте гарнизонының хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре өчен “Родник” мәдәният йортында бәйрәм концерты оештырылган. Бәйрәм чарасында 15 нче отрядның башлыгы урынбасары Алмаз Мифтахетдинов килгәннәрне килеп җитә торган бәйрәмнәр белән тәбрикләгән.