Тәүлек эчендә Татарстанда 20 янгын чыккан

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 64 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 18 тапкыр.  Республикада 20 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 7 янгын, транспорт чарада – 6 янгын, бакча йортында – 2 янгын. 1 кеше һәлак булган.  

Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында -  3 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 6 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның электр җиһазы төзек булмау аркасында – 2 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 4 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана. 

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.        

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Янгынга – 2 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 янгын, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.

20.12.2016 ел 17.41 Ютаза МР, Уруссу шәһәр тибындагы поселок, Островский урамы, 48 нче йорт.

Бер катлы торак йортта ут чыкты. 24 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1966 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International