Бүген дәүләт янгын күзәтү инекторлары пиротехник әйберләрне законсыз рәвештә сату һәм яңа ел бизәкләрен сатканда башка янгын иминлеге кагыйдәләрен бозу фактларын табу максаты белән Казанның сәүдә павильоннары буенча рейд үткәргәннәр. ГТХМ хезмәткәрләре белән бергә рейдка республика ММЧ вәкилләре дә чыккан. Вьетнам базараның яңартылган павильонында сәүдә рәтләре тикшерүнең объекты булган. Казанда инде 8 сәүдә павильоны тикшерелгән. Әлегә янгын иминлеге линиясе буенча хокук бозучылар табылмаган.