Мал-туарны янгыннан саклап булды

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

89 нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең хезмәткәрләре Тукай муниципаль районында янгынны сүндергәндә яна торган сарайдан терлекне чыгарганнар. 2016 елның 21 нче декабрендә 14 сәгать 44 минутта Тукай муниципаль районы Яңа Троицкий авылында сарай яну турында хәбәр килгән. Сарайның мәйданы 50 кв. м. Зыян күрүче юк. ПСЧ-89 янгын сүндерүчеләре сарайдан хайваннарны, шул исәптән 2 бәрәнне, 2 дуңгызны, 15 куянны, чыгарганнар. Янгынның исәпләнә торган сәбәбе – электр җиһазны кую кагыйдәләрен үтәмәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International