Татарстан ГТХМ кадетлар сафлары тагын 76 Васильево мәктәп укучылары белән тулыланган

2016 елның 23 декабре, җомга

ГТХМ кадетлар сафларына кабул итүгә багышланган тантаналар Татарстанның Яшел Үзән районы 1 нче Васильево кадетлар мәктәбендә ел саен үткәрелә. Бу мәртәбә кабул итү тантанасында 76 кадет, шул исәптән 17 кыз, катнашкан. Шундый әһәмиятле вакыйга белән балаларны Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряд башлыгы урынбасары эчке хезмәт капитаны Илшат Шакиров тәбрикләгән. Яшь кадетларны куәтләр өчен аларның ата-аналары, дуслары, югары сыйныф укучылары килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International