Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 4 янгын, бакча йортында – 2 янгын. 3 кеше һәлак булган, 2 кеше зарар булды.
Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, янгынга – 4 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.
21.12.2016 ел 15.18 Казан шәһәре , Яңа - Савин районы, Воровского урамы, 7 нче йорт.
Биш катлы кирпеч торак йортта беренче каттагы фатирда ут чыкты. 3 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1963 елгы ир-ат зарар булды, төрле тән җәрәхәтләре белән аны республика клиник хастаханәсенә озаттылар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.