Казанның Яңа Савин районында беренче пиротехниканы сату объектында тикшерү бозуларны тапмаган

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Дәүләт янгын күзәтү инспекторлары пиротехник әйберләрне сату белән шөгыльләнә торган сәүдә нокталарында янгын иминлеге таләпләрен үтәүне тикшерү буенча рейдларны дәвам итәләр. Бүген ГТХМ хезмәткәрләре Казанның Яңа Савин районында бәйрәм фейерверкларын һәм салютларын сату буенча махсус кибетләрнең берсенә “кунакка” барган. Бөтен документлары тулы тәртиптә һәм янгын иминлеге таләпләренә туры килә. Сатучы кыз ут сүндергечне куллану белемен тел тидермәслек диярлек күрсәткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International