Тәүлек эчендә Татарстанда 15 янгын чыккан

2016 елның 23 декабре, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 7 тапкыр. Республикада 15 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 9 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 3 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, эретеп ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында -  2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.   

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.        

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Янгынга – 1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 2 янгын, ДТПга – 1 тапкыр.

22.12.2016 ел Казан шәһәре Киров районы,  25 яшьОктябрь урамы,  16/9.

Дүрт катлы торак йортта дүртенче каттагы өч бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 3 кв.м. Янгын сүндерүчеләр ир-атны коткарды. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

22.12.2016 ел 06.59. Яшел Үзән шәһәре,  Демократическая урамы.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 30 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1950 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International