ГТХМ хезмәткәрләре иминлекне тәэмин итү буенча кирәкле чараларны Чумылдыру бәйрәме алдыннан берничә көн элек үткәрергә башлаган. Яшел Үзәндә ике көн эчендә бәйрәм үткәрү урыннарында биш меңгә якын кеше булган, меңнән артык динле кеше суык суга чумарга курыкмаган. Коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләрнең сүзләренчә, аларның хәтерендә су керү йоласы вакытында һәлакәтләр булганы юк, православие бәйрәме һәрвакыт имин үткән иде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
19 нчы гыйнварда Чумылдыру православие бәйрәмен үткәрү урыннарының бөтенесендә ГТХМ хезмәткәрләре, медиклар һәм полиция хезмәткәрләре кизү тора башлаган. Яшел Үзән муниципаль районында янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар контрольгә бәйрәмне үткәрү урыннарының бырлык 13 контрольгә алганнар, шул исәптән 8 купельне.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Ачык сулыкларда динлеләрнең массакүләм чумуы 28 муниципаль районда 89 купельдә оештырылачак. Моннан башка, 26 муниципаль районда суны изгеләндереп коендыру 26 чишмәдә һәм 27 касәдә үткәреләчәк. Коендыру урыннарында җылыну һәм кайнар чәй бирү пунктлары әзер булып тора. Шулай да алар коткару чаралары белән тәэмин ителгән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 22 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, транспорт чарада – 1 тапкыр.
2017 елның башында “Нижнекамскнефтехим” ААҖ җитештерү объектларын саклау буенча 1 нче отрядның 29 нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлеге 50 еллык юбилеен бәйрәм иткән. 1967 елның 1 нче гыйнварында 137 кешелек штатлы 29 нчы хәрбиләштерелгән янгын сүндерү бүлеге корылган. Теге елларда яңа гына корылган бүлекнең хезмәткәрләренә җиңел булмады. “Нефтехимның” җитештерү объектлары кыска вакытларда тапшырылган иде һәм еш кына җитештерүне башлатканда янулар килеп чыга иде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 3 тапкыр.
Бүген Татарстан Республикасы буенча РФ ГТХМ ГИМС Үзәге Казан бүлекләренең хезмәткәрләре гадәттәге Чумылдыру урыннарында боз калынлыгын тикшереп бетергән. Аларның берсендә – Казансу елгасында Кул белән эшләнмәгән Гаисә Сүрәте Чиркәүе янында ММЧ вәкилләре алдында тишекләр бораулаганнар. Шул урында боз калынлыгы 43 см тәшкил иткән. ГТХМ вәкилләре тәкъдим итә: сәламәтлеге какшаган, күптән түгел операция кичергән, кинәт кан басымы сикерүгә бирелүчән кешеләргә, балалы хатын-кызларга һәм батырлык өчен эчкән кешеләргә суга керүдән баш тартырга.
Моның турында бүген журналистлар өчен Чумылдыру православие бәйрәменә хәзерләнү һәм аның иминлеген тәэмин итүгә багышланган брифингта Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең су объектларында иминлек бүлеге башлыгы Юрий Венедиктов хәбәр иткән. ММЧ вәкилләренең сорауларына шулай да Казан епархиясе канцеляриясенең мөдире Александр Павлов җавап биргән.