Ачык сулыкларда динлеләрнең массакүләм чумуы 28 муниципаль районда 89 купельдә оештырылачак. Моннан башка, 26 муниципаль районда суны изгеләндереп коендыру 26 чишмәдә һәм 27 касәдә үткәреләчәк. Коендыру урыннарында җылыну һәм кайнар чәй бирү пунктлары әзер булып тора. Шулай да алар коткару чаралары белән тәэмин ителгән.
– Төп максат – коену вакытында кешеләр үлүен һәм җәрәхәтләнүен булдырмаска, шуның өчен урыннарда МВД хезмәткәрләре һәм медиклар белән бергә төгәл эшләү оештырылган. – дип билгеләде Татарстан ГТХМ башлыгы Рафис Хәбибуллин.