2017 елның башында “Нижнекамскнефтехим” ААҖ җитештерү объектларын саклау буенча 1 нче отрядның 29 нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлеге 50 еллык юбилеен бәйрәм иткән. 1967 елның 1 нче гыйнварында 137 кешелек штатлы 29 нчы хәрбиләштерелгән янгын сүндерү бүлеге корылган. Теге елларда яңа гына корылган бүлекнең хезмәткәрләренә җиңел булмады. “Нефтехимның” җитештерү объектлары кыска вакытларда тапшырылган иде һәм еш кына җитештерүне башлатканда янулар килеп чыга иде.